воскресенье, 20 декабря 2015 г.

Камаллар Мөхлисә Бубыйны мәңгеләштерде


Камал театры тамашачылар хозурына “Үлеп яратты” дип исемләнгән яңа спектаклен тәкъдим итте. Яңа тамаша белән татар театры үзенең гражданлык позициясен белдерде



"Үлеп яратты" спектакленнән бер күренеш

“Үлеп яратты” пьесасы атаклы мөгаллимә, мөселман дөньясындагы бердәнбер хатын-кыз казый булган Мөхлисә Бубый язмышын бәян итә. Аның авторы – Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь, драматург Ркаил Зәйдулла. Сәхнәгә куючысы – үзен режиссер итеп сынап караучы Илгиз Зәйни. 

Мөхлисә Бубига багышланган күргәзмә

Мөхлисә Буби туган көненә багышланган күргәзмә ачыла

6 мартта Казан Кремленең Ислам мәдәнияте музеенда «Ил язмышын салып иңнәренә» исемле күргәзмә эшли башлый.
Күргәзмә 20 йөз башындагы искиткеч күренеш — татар хатын-кызлары мәгарифе үсүенә багышланган. Тамашачылар игътибарына фоторәсемнәр, документлар, китаплар, кулъязмалар тәкъдим ителә. Иж-Буби мәдрәсәсе, Казандагы Ләбибә Хөсәенова, Маһруй Мозаффария, Рабига һәм Сәгадәт Амирхания мәктәпләре, Фатиха Аитованың кызлар гимназиясе, Чистайда — Фатыйма Гайнетдинова, Ырынбурда — Фатыйма Әгдамова, Магүбә Рамеева, Багбостан Мөкминова, Касыймда – Галимәтелбанат Биктимирова, Благовещенскида – Хәнифә Урманова мәктәпләре, Екатеринбургта – Агафуровлар мәдрәсәсе, шулай ук Сембер, Уфа, Әстерхан, Пермь, Томск, Ростов-Дон, Мәскәүдә татар кызлары өчен ачылган уку йортлары турында бик күп кызыклы фактлар белергә була.
Күргәзмә 8 Март бәйрәме алдыннан ачылса да, ул башка датаны күз алдына тотып оештырылды. 6 мартта танылган татар мәгърифәтчесе Мөхлисә Буби тууына 145 ел тула.
Мөхлисә Буби башта 20 ел данлыклы Иж-Бубида кызлар укыта. Ул уку йорты таркатылганнан соң Троицк мәдрәсәсендә сабаклар бирә. Октябрь инкыйлабыннан соң ул казый булып сайлана. Ислам дөньясында бер бердәнбер шундый хәл.
Күргәзмәне ачу  тантанасында Мөхлисә Буби тормышына багышланган «Үлеп яратты» спектаклендә уйнаучы  Г.Камал театры артистлары да катнашачак.

БУБИ (Нигъмәтуллина) Мөхлисә

Дефиниция: 

Фәнни мөхәрририят: 

Вафат булган көне: 

23.12.1937
Буби́ (Нигъмәтуллина) Мөхлисә (1869, Вятка губернасы, Сарапул өязе Иж-Бубый авылы - 23.12.1937, Уфа шәһәре), дин эшлеклесе, педагог.
Тәрҗемәи хәле
Габдулла һәм Гобәйдулла Бубиларның кыз туганы. Башлангыч белемне әнисе Бәдрелбәнат абыстайдан ала, аннары бертуганнары Габдулла һәм Гобәйдуллада укый. Бубины Уфа губерна, Минзәлә өязендә яшәүче өлкән яшьтәге муллага яшьли кияүгә бирәләр, ләкин никахлары озын гомерле булмый, абыйсы һәм энесе аны ике кызы белән Иж-Бубыйга алып кайталар.
1885 елдан Габдулла белән Гобәйдулла әтиләре мәдрәсәсен үзгәртеп коруга керешәләр. Буби бертуганнарының хатыннары Нәсимә һәм Хөснифатыйма белән берлектә яңа типтагы хатын-кызлар мәдрәсәсен оештыруда актив катнаша. 1901 да 6 сыйныфлы татар хатын-кызлар мәктәбе ачыла, һәм Буби аның мөдире була. Анда дин гыйльме белән беррәттән төрле дөньяви фәннәр, 1905 тән рус теле укытыла. 1907 дә Сарапул өязе земствосы акчасына 1 сыйныфлы рус-татар училищесе ачыла, ул хатын-кызлар мәдрәсәсенең бер бүлегенә әверелә. 1907 дә Сарапул училищеләр эшләре советыннан башлангыч татар училищесе мөгаллимәсе дәрәҗәсе өчен имтиханнар кабул итүгә, аларны уңышлы тапшыручыларга мөгаллимә таныклыгы бирергә рөхсәт алына. Иж-Бубый мәдрәсәсе мәктәп-мәдрәсәләр өчен мөгаллимәләр әзерләүдә беренче уку йорты була.
Ир-балалар мәдрәсәсе таркатылып, Бубинең абыйсы һәм энесе кулга алынганнан соң (1911), хатын-кызлар училищесе ябыла (1912). Буби Троицк шәһәренә (Оренбург губернасы) күчеп китә һәм анда 1910 да ачылган хатын-кызлар мәктәбен җитәкли. Бер үк вакытта 1913 тән хатын-кызлар гимназиясендә дин гыйльме укыта. 1914 тә сәүдәгәр Яушевларның матди ярдәме белән хатын-кызлар мәдрәсәсе, 1915 тә мөгаллимәләр семинариясе ачуга ирешә.
Бөтенроссия мөселманнарының беренче корылтаенда (Мәскәү, 1-10 май, 1917) Буби Мөселманнар Диния нәзарәте әгъзасы һәм казый итеп сайлана. 1917 дән Уфада эшли, Диния нәзарәтенең гаилә эшләре бүлеге белән җитәкчелек итә, метрика кенәгәләрен тутыру, гаилә мөнәсәбәтләрен җайга салу, ислам диненә дәгъватлау һ.б. эшләр белән шөгыльләнә. Буби шулай ук хатын-кызлар арасында мәгърифәтчелек эшчәнлеге алып бара, «Өлфәт», «Әхбар», «Вакыт» газеталарында, «Сөембикә», «Ислам мәҗлесе» журналларына мәкаләләр яза, аларда хатын-кызларның вазифалары, гаиләдә һәм җәмгыятьтә тоткан урыны яктыртыла, телне, милли һәм дини традицияләрне саклау хатын-кызларның төп бурычы буларак бәяләнә. 1937 елның 20 ноябрендә Буби «Башкортстанның контрреволюцион милләтчеләр оешмасында» катнашуда гаепләнеп кулга алына һәм атылуга хөкем ителә. Вафатыннан соң аклана.